Барлык яңалыклар
КОРОНАВИРУС
29 март 2020, 19:20

«Зинһар, минем минем өчен борчылмагыз!»

Карантинда утыручылар тикшерүчеләргә шаян хатлар яза.

Башкортстанда самоизоляциядә утыручы кешеләрне өйләренә барып тикшерү дәвам итә. Тикшерүчеләр арасында Хезмәт министрлыгы, Эчке эшләр министрлыгы, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре бар.
Чит илдән кайтучылар өчен карантин кертелүе турында адым саен сөйләсәләр дә, хәлнең җитдилеген аңламаучылар бар. Закон бозучыларны штраф көтә.
Әйткәндәй, изоляцияләнгән кешеләрнең авыр шартларда яшәве, авыруларның газаплануы турында күп видеороликлар тарала.
- Авырулар табибларның даими контролендә. Алар үзләрен яхшы хис итә. Шул ук вакытта, изоляцияләнгән кешеләр дә игътибар үзәгеннән төшми. Без аларга барып йөрибез. Аларның кайберләре, киресенчә, үзләре үк барысы да яхшы икәнлеген әйтә. Уфада, мәсәлән, күптән түгел чит илдән кайткан ир ишегенә үк моның турында игълан язып элгән. 65 яшьлек бер хатын безгә килмәскә, аны балалары азык-төлек белән даими тәэмин итүен әйтте. "Балалар кирәк-яракны ишек алдында калдырып китә. Мин беркем белән дә аралашмыйм. Үзем республикага кайткач та изоляциягә киттем, шулай булгач, берсен дә чирләтмәячәкмен. Зинһар, минем минем өчен борчылмагыз!" - диде ул. "Ялган хәбәрләргә ышанмагыз!" - ди республика Хөкүмәте премьер-министры урынбасары Ленара Иванова.
Читайте нас в