Эш шунда ки, коронавирус таралу куркынычы чорында «Искож» күп тапкыр куллана торган битлек һәм саклану комбинезоннары тегә башлаган.
«Искож»дан тыш, саклану комбинезоннарын республикада тагын ике предприятие - «Магеллан» һәм «MadyArt» - тегәләр. Аларга кирәкле чимал кайтарылган. Комбинезоннарның пилот партиясе – 250 данә - тегелгән дә инде. 50 комбинезон бүген Эчке эшләр министрлыгына тапшырылган, аларны «Башавтотранс»ка һәм «Уфа» халыкара аэропортына озатмакчылар.
Эшләргә рөхсәт ителгән предприятиеләр исемлегенә Нефтекамадан «Малыш» җәмгыяте дә кергән. Монда да күп тапкыр куллана торган битлекләр тегә башлаганнар.