Район хакимияте башлыгы урынбасары Лира Мостаева хәбәр иткәнчә, андыйларның саны атна дәвамында үзгәреп торган. Башта 20 кеше булсалар, аннары 10га калганнар, хәзер– 31 кеше.
Мобиль төркемгә район хакимияте, эчке эшләр бүлеге, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы социаль хезмәт вәкилләре кергән. Соңгылары алышынып тора.
Инструкциягә ярашлы төркем әгъзалары өйгә керми. Бездә пропискада булып башка төбәкләрдә яшәүчеләрнең күплеге авырлык тудыра. Читтә кайтучыларның яртысы диярлеге – кагазьдә генә безнең районда теркәлгән.
Самоизоляция режимын бозучылар да юк түгел. Андыйларга беркетмә төзелә.