Никольск авыл биләмәсендә андыйлар икәү. Берсе бер атна элек Италиядән командировдан кайткан. Икенчесе - Казахстаннан. Никольск авыл биләмәсе башлыгы Клара Зайнакаева сөйләвенчә, үзаллы изоляцияләнүчеләрне мобиль төркем тикшереп йөргән. Аларга өйдә изоляцияләнү шартларын һәм режимны бозу нәтиҗәләрен аңлатканнар. Изоляциядә булган кешеләргә медицина күзәтүе оештырылган. Көн саен иртәле-кичле, фельдшер шылтыратып, аларның хәлләрен белә, температураларын ачыклый.
Биләмәдә сигез ялгыз пенсионер яши. Клара Камыкаевна үзе җитәкләгән волонтерлар төркеме аларга азык-төлек һәм дарулар белән тәэмин итүдә, шулай ук кайбер көнкүреш мәсьәләләрен хәл итүдә ярдәм күрсәтә. Эпидемиягә китермәс өчен төп кагыйдәне үтәргә – өйдән чыкмаска кирәк. Аеруча өлкән яшьтәгеләргә. Бу - хәвефсез төркеменә кергән төп категория. Клара Зайнакаева билгеләвенчә, Никольск авыл биләмәсендә халык аңлы. «Бүген хакимияткә барган юлда беркемне дә очратмадым», - ди ул.
Әлеге вакытта Никольск авыл биләмәсендә фельдшер-акушерлык пункты, ферма һәм кибетләр генә эшли. Кибетләрдә сатучылар битлекләрдә, перчаткаларда эшли, бүлмәләрне даими дезинфекцияләп торалар.