Башкортстан Башлыгы бүген төбәктә икътисадка бәйле мәсьәләләрнең көн кадагында булуын билгеләде һәм эшкуарлыкка ярдәм кирәклегенә басым ясады.
Бүген 20 сәгатьтән башланачак изоляцияләнү буенча указга ачыклыклар кертелде. Указның әлегә вакыты чикләнмәгән булуы билгеләнде. Бу атна ахырына изоляцияләнү режимының кайчан тәмамланачагы хакында карар кабул ителәчәк.
Указга ярашлы, муниципалитетлар бу атнада эшләячәк кешеләрне белешмәләр һәм пропусклар белән тәэмин итәргә тиеш. Бу уңайдан Уфа хакимияте башлыгы Өлфәт Мостафин тәҗрибә уртаклашты һәм иң беренче чиратта җаваплы кешеләрне билгеләү кирәклеген әйтте.
Уфа хакимияте пластиктан ясалган пропуск эскизлары әзерләгән. Аларны тапшыру иртәгә, 1 апрельдә, 14-20 сәгатьләрдә башкарылачак. Җитәкчеләргә хезмәткәрләренә пропусклар бирү тәртибен оештырырга кирәк. Мөрәҗәгать итү өчен телефон: 8917 800 37 68.
Радий Хәбиров муниципалитет башлыкларына Уфа тәҗрибәсенә таянырга кушты.
Республика Башлыгы иртәгә иртән изоляцияләнү режимын ныклап контрольдә тоту буенча эшне башлауны йөкләтте. Ул хакимият башлыкларына бу эштә үзләре теләп ярдәм итүче дружиналар оештырырга кушты. Моның өчен хәрби хезмәттә булганнарны җәлеп итүне яхшырак икәнен әйтте.
Радий Хәбиров режимны бозган кешеләргә аңлату эшләрен йомшак, ләкин нәтиҗәле итеп башкарырга кушты.
Төбәк җитәкчесе изоляциядәге кешеләргә ярдәм күрсәтү буенча волонтер төркемнәре булдырырга һәм парк, сквер, балалар мәйданчыклары кебек урыннарны ябарга боерды, дөнья күрсәткечләренә таянып, куркыныч вирусның яшәрә баруын, балаларның да авыру очраклары булуын ассызыклады.
Радий Хәбиров билгеләгән тагын бер мөһим карар: изоляцияләнү режимында рөхсәт ителгән урыннарга (кибет, даруханә һ.б) чыкканда башкаларга 1,5 метрдан да якын килмәскә.
Транспорт темасына да игътибар юнәлтелде – “Башавтотранс” һәм шәхси автобус йөртүчеләр бу атнада Русиянең башка субъектларына йөрмәячәк. Район һәм шәһәрләр арасындагы рейсларны да чикләү мөһим. Бүген 20 сәгатьтән Уфа эчендә автобуслар йөрүдән туктый.
Радий Хәбиров хакимият башлыкларына барлык көчләрен изоляция режимының төгәл үтәлешенә юнәлтергә кушты. Бу вакытта урамнарны, подъездларны, ихаталарны чистарту-җыештыру эшенә аеруча игътибар итәргә кирәклеген ассызыклады.
Брифингта күтәрелгән тагын бер мөһим тема – икътисади кризис аркасында кешләрнең штат кыскартуга эләгеп, эшсез калуы. Республика җитәкчесе халыкның мәшгульлеген төп игътибар үзәгенә алырга боерды.
Фото: Башкортстан Хөкүмәте сайтыннан