Чикләүләр җирле вакыт белән кичке сәгать 8дән үз көченә керә. Бу хакта бүген, 31 мартта, Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итте.
- Бездә коронавирусның ике яңа очрагы. Франциядән кайткан студент туганын чирләткән. Шул ук вакытта беренче авырган ханым бүген дәваханәдән чыга, аның саулыгына бернәрсә дә янамый. Башкалар да үзләрен нормаль хис итә. Шулай булуга карамастан, экспертлар исәпләп чыгарганча, авыручылар саны экспоненциаль рәвештә арта башлады, без хәвеф бусагасына якынлашабыз. Изоляция безгә авыр нәтиҗәләрдән котылырга ярдәм итәчәк, - дип белдерде төбәк Башлыгы «ВКонтакте» челтәрендә.
Тагын бер кат исегезгә төшерәбез, вирус турындагы хәбәрләргә рәсми чыганаклардан булганына гына ышаныгыз, БР Сәламәтлек саклау министрлыгында көн сан онлайн-брифинг уза. Кичәдән башлап ул БСТда да күрсәтелә башлады.