Тулысынча үз-үзеңне изоляцияләү ул – кешеләрнең мотлак рәвештә өендә яисә фатирында гына булырга тиешле карантин режимы. Бу режим, иң беренче чиратта, халыкның хәвефсезлеген кайгырту максатында кертелә.
Радий Хәбиров социаль челтәрдә болай ди язган: "Үз-үзеңне изоляцияләү режимының нәрсә икәне турында сораулар күп. Гади генә итеп аңлатам.
Авыллар һәм шәһәрләрдә тормышны тәэмин итүче хезмәтләрдән тыш, барысы да режим гамәлдән чыкканчы өйдә утырырга тиеш.
Өйдән түбәндәге очракларда гына чыгарга ярый:
- кешегә ашыгыч һәм кичектергесез медицина ярдәме кирәк булса (табиблар озатуында);
- якындагы кибеткә азык-төлеккә яисә даруханәгә барырга кирәк булса;
- йорт хайванын алып чыгарга кирәк булса, әмма өйдән 100 метрдан еракка китәргә ярамый;
- чүп чыгарырга кирәк булса;
- РФ Президентының ял көннәре турындагы Указы кагылмаган очракта эшкә барырга кирәк булса".
Моннан тыш, башка төбәкләргә автобуслар йөртү туктатыла, ә Башкортстанда рейслар саны кыскартыла.