Сәламәтлек саклау министры Максим Забелин белдерүенчә, коронавирус инфекциясенә шик белән бүген республикада 107 кеше күзәтү астында. Алар арасында - 18 бала.
Республикада беренче булып коронавирус инфекциясе ачыкланган кыз бүген дәваханәдән савыгып чыкты һәм ул тирә-яктагылар өчен хәзер куркыныч тудырмый.
Онлайн-режимда барган брифингта гражданнар күп сораулар бирде.
Тәүлек әйләнәсенә ябылмаучы азык-төлек кибетләре ничек эшләячәк? Алар ничек эшләгән, шулай эшләвен дәвам итәчәк. Чөнки тәүлек әйләнәсенә эшләүче кешеләргә (медицина, хокук) ризык алырга кирәк.
Үз-үзеңне изоляцияләү режимы кайчанга кадәр дәвам итәчәк? Бүгеннән алып, режимны туктату турындагы махсус указ чыгарылган көнгә кадәр.
Мөмкин булган сәбәпләр белән урамга чыкканда паспортны үзең белән алыргамы? Алсаң, яхшырак.
Уфа кибетләренә продукция китерүче фермерларга нишләргә? Барлык кагыйдәләрне үтәп, продукция китерүен дәвам итәргә.
Режимны бозучыларга җәза биреләчәкме? Әйе, режимны бозучыларга карата протоколлар төзеләчәк.
Имбирь һәм лимон коронавирустан коткарырмы? Юк. Максим Забелин Башкортстан балының яхшырак нәтиҗә бирүен билгеләде.
Ахырда Уфаның 4нче йогышлы авырулар дәваханәсеннән БСТ каналы әзерләгән сюжет күрсәтелде. Анда эшнең яхшы оештырылганлыгы, табибларның намуслы эшләве турында сүз барды.
Сәламәтлек саклау министры һәркемне паникага бирелмәскә, изоляция режимын төгәл үтәргә, моның вирус таралуны туктатуның иң нәтиҗәле юлы булуын билгеләде.
Киләсе брифинг иртәгә 14.00 сәгатьтә үтәчәк.