Өстәмә чараларга ярашлы, даруханәләр, азык-төлек, төзелеш һәм хуҗалык кибетләре, зоокибетләр генә эшләргә тиеш. Шунлыктан Николо-Березовкадагы «Кама» кибете сатучылары, эшләячәкбез, икмәк пешерәчәкбез дип, сатып алучыларны тынычландырды. Ә ялларда кафе болай да ябык.
Нефтекаманың Көнбатыш базарында кеше шактый гына иде. Дөрес, бутикларның сирәкләре генә ачык. Хәтта хуҗалык товарлары сатканнарының да барысы да ачык түгел иде. Сабын, йогышсызландыру чаралары тезелеп торган киштәләр ярыйсы гына бушаган. Аның каравы, бер парын нибары 10 сумнан кара төстәге резин перчаткалар алдым.
- Тәәк, ютәлләмибез! Югыйсә соңгы сатып алучыгыздан колак кагачаксыз, - дип кисәттем зоокибеттәге сатучыны.
Шәһәрдә битлекле кешеләр Николо-Березовкадагыдан да азрак. Резин перчаткалар турында әйтеп тә тормыйм. Безгә, битлек һәм резин перчатка кигән кешеләргә, кайберәүләр юләрләргә шикелле карады. Ә бит Сибайдагы базарда нәкъ ит сатучы вируслы булып чыкты.