Ә менә Төзүчеләр урамында, карантин башланыр алдыннан, кеше күп иде. Битлек киеп йөрүчеләр дә бар.
Безнең урам башында бер өем кыз һәм егетләр җыелган – 10-12ләп бар үзләре.
- Балалар, нишләп болай җыелыштыгыз. Ил президенты указы сезгә кагылмыймени, - дип «ябештем» үзләренә барган җиремнән.
- Укытучыбызны котларга теләгән идек, - диделәр гаепле генә бертавыштан.
- Алайса бүген котлагыз, ә иртәгәдән бер сәбәп белән дә җыелышмагыз. Ярыймы? Үзегез, бәлкем, чирләмәссез дә, әмма өегезгә инфекция алып кайтуыгыз һәм әти-әниләрегез, әби-бабайларыгызның сәламәтлеген куркыныч астына куюыгыз ихтимал, - дип аңлатырга керештем мин.
- Мәгълүматыгыз өчен рәхмәт. Без барысын да беләбез, - диде яшьләр.
Афәрин егет һәм кызлар, тыңлавыгыз, «фәлән җиргә» җибәрмәвегез өчен булса да. Махсус тәртипне дә алар шулай аңлап саклар, дип ышанасы килә.
Азык-төлек кибетләренә кердем. Тәү чиратта кирәкле товарлар бар. «Магнит»та киштәләрдән югалган «Белизна» барлыкка килгән. Ә менә кер сабыны юк.
«Красное и Белое» кибетләрендә аракының азаюына аптырадым. Бар алар, әмма безнең акча җитми торган бик кыйммәтләре һәм без эчми торган бик арзаннары гына калган.
«Челны-бройлер» кибетендә тавык ботлары һәм башка өлешләре беткән. Бөтен түшкәләр генә ята. Әмма кичкә товар булачак дип ышандырдылар.
Язгы кояш шундый якты, җылы, әйтерсең лә бернинди дә вирус та юк. Барысы да тыныч, рәхәт шикелле. Ә бәлкем, барысы да куркыныч төш кенәдер? Юк шул, чынлап та куркыныч, һәм ул безнең белән янәшәдә генә.