Бер атна элек Проценко президент Владимир Путин белән очрашкан. Мәскәүдә коронавирус эләктергән кешеләрнең күбесен бирегә китерәләр. Дәваханә үзе штатлы режимда эшли, ә табиблар даими рәвештә тест биреп тора. Табибның зарарлануы турында хәбәр иткәннән соң, Владимир Путинның пресс-секретаре Дмитрий Песков журналистларга президентның коронавируска даими тест тапшыруы турында белдергән. Һәм: “Барысы да яхшы”, - дип өстәгән ул.