Барлык яңалыклар
КОРОНАВИРУС
1 апрель 2020, 00:15

Тулысынча үзаллы изоляцияләнү турындагы указ үз көченә керде

Башкортстанда 2020 елның 31 мартында 20.00 сәгатьтә республика Башлыгы Радий Хәбировның гражданнарның үз-үзләрен изоляцияләү турындагы указы гамәлгә керде.

Башкортстан территориясендә яңа коронавирус инфекциясе таралу куркынычы белән бәйле рәвештә югары әзерлек режимы кертелде. Гражданнар яшәү (тору) урыны буенча үз-үзеңне изоляцияләү режимын үтәргә тиеш.

Өйдән бары тик аерым очракларда гына чыгарга мөмкин, болар:

- кешегә медиклардан ашыгыч, яки кичектергесез медицина ярдәме кирәк булган очракта;

- азык-төлек кибетенә, яки даруханәгә барганда 150 метрдан да артмаган юлга үзең белән паспорт алырга кирәк;

- йорт хайваннарын йорттан 100 метрдан да ерак булмаган урыннарда йөртү;

- калдыкларны якындагы контейнерга чыгарып ташлау.

Фото: bashinform.ru
Читайте нас