Барлык яңалыклар
КОРОНАВИРУС
2 апрель 2020, 14:20

Эшкә йөрү үзе бер бәхет икән бит!

Ирексездән ялларга киттек. Әле ярты ел элек кенә берәрсе шулай булачак дисә, ышанмас идек.

Ә эшкә йөрү үзе бер бәхет икән бит! Ай, шушы эшкәйләрне, бер дә барасы килми бит әле, дип уйлаган чакларым юк түгел иде. Менә шушы бәладән котылсак, башчака алай дип әйтмәячәкмен!
Хәер, кемнәрдер эшләвен дәвам итә һәм эш урынына да барып йөри. Киңкүләм хәбәрдарлык чаралары хезмәткәрләре дә шулар арасында. Дөрес, офиска барырга яраган эшчеләрнең саны бармак белән генә санарлык. Ничек кенә булмасын, халыкны дөрес булган мәгълүматсыз калдырырга ярамый.
Бөек Ватан сугышы елларында да гәзитләр чыккан һәм таратылган. Окупацияләнгән территориядә фронттан хәбәрләр белән листовкалар беркетер өчен кешеләр гомерләрен куркыныч астына куйган.
Ә партизан землянкаларында, тирән подпольеда Совинформбюро радиодулкыннарын «тотканнар»! Ач Ленинградта, радио аша, танылган язучылар, галимнәр, мәдәният эшлекләре аша блокадагыларны яшәргә дәртләндергәннәр, аларга көч биргәннәр.
Бу мәгълүматның нинди әһәмияткә ия икәнлеген әйтүем. Көдәлек тормышта, ул агым булып килгәндә, без аңа әлләни әһәмият бирмибез. Бар тек бар. Әмма авыр чакларда без аңа нык мохтаҗ икән.
Безнең очракта дошман ике аяклы түгел. Ул күренми һәм шуның белән куркынычрак. Әмма монда, өйдә утырып, үзебезгә ярдәм итә алабыз. Тик өйдә утыру, минемчә, җәзагә тиң.
Социаль челтәрләрдә 31 март уңаеннан болайрак шаярттылар: «Нәрсә, бүген Яңа ел каршыларга да була. Бар гаилә өйдә. Ризык күп. Календарьда 31е. Кар бар!» Авыр хәлебезне юмор белән матурларга тырышуыбыз яхшы инде ул. Иң мөһиме, 45нче елдагы кебек, җиңү безнеке булсын.
Ирина Вәлиева
Читайте нас