Барлык яңалыклар
КОРОНАВИРУС
2 апрель 2020, 13:05

Пропускны каян һәм ничек алырга?

Үзаллы изоляцияләнү режимы кагылмаган өлкәләрдә эшләүчеләргә эшкә барып йөрү өчен махсус белешмә – пропуск алырга кирәк.Аны каян һәм ничек аны алырга була?

1 апрельдә узган брифингта башкала хакимияте башлыгы урынбасары Рөстәм Газизов аны алу тәртибен аңлатты.
1. Пропуск кешеләргә генә бирелә. Транспорт, махсустранспорт һәм
башка техникага бу белешмә бирелми.
2. Пропусклар ике төрле.
Беренчесе — пластик. Ул муниципалитет хезмәткәрләренә, тормыш-яшәешне тәэмин итче оешмалар хезмәткәрләренә, волонтерларга һәм иминлек саклаучыларга ярдәм итүче дружинникларга бирелә.
Икенчесе — үзизоляция режимында эшен дәвам итүче оешманың кадрлар бүлегеннән бирелә.
3. Пластик белешмәләр Уфа шәһәре хакимиятенең эшләр белән идарә итү идарәсендә бирелә. Белешмә номерлы. Аны башка кешегә бирү тыела.
4. Урамда йөргәндә, эчке эшләр идарәсе хезмәткәрләренә шәхесеңне
раслучы документыңны, пропуск яки белешмәне күрсәтү мотлак.
5.Автомобильдә барганда туктаткан очракта да белешмәләр күрсәтелә.
Документы булган кешегә бернинди штраф яки шелтә булмый.
6. Дәүләт һәм муниципалитет автомобильләре тиешле территориягә үтеп йөрсен өчен махсус таныклык белән тәэмин ителә.
«Мондый белешмәләр бирү тәртибе вакытлыча. Эпидемиологик хәл тагын да кискенләшсә, муниципалитет тагын да катгыйрак чаралар күреп, шәхси пропусклар гына да бирә ала”, – диде Рөстәм Газизов.
Читайте нас