- Халык телевизордан яңалыкларны карап бара, коронавирус белән авыруның җитди нәрсә икәнлеген аңлый, шуңа күрә урамда кешеләр бөтенләй йөрми, барысы да өйләрендә утыра, - дип белдерә Раздолье авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Назиф Фәтхиев.
COVID буенча имин булмаган илләрдән кайткан гражданнарга килгәндә, Раздолье авыл биләмәсендә андыйлар биш гаилә. Әмма фельдшер-акушерлык пункты мөдире Данира Мөхәммәдуллина аңлатуынча, аларның барысының да Русия Федерациясе чиген кисеп чыкканнан соң 14 көнлек үзаллы изоляцияләнү срогы тәмамланган инде. Ике атна дәвамында һәр гаилә медицина күзәтүе астында торган, көн саен иртәле-кичле фельдшер аларның температурасы белән кызыксынып торган.
Волонтерлар штабы әгъзасы Татьяна Юкиева аңлатуынча, Раздолье авыл биләмәсендә ялгыз өлкәннәр юк, барысы да балалары белән яши, шуңа күрә волонтерлар ярдәменә мохтаҗ түгелләр. Раздолье авылында ике кибет эшли, аларда санитария таләпләре үтәлә. Сатучылар битлекләрдә һәм перчаткаларда эшли.
ФАПтан һәм кибетләрдән тыш, Раздолье биләмәсендә, башлык сүзләре буенча, «Раздолье» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте генә эшли.