Хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында басылган аңлатма язуы нигезендә, закон коронавирус инфекциясе таралуга карата ашыгыч чара күрү кирәклегенә бәйле рәвештә барлыкка килә торган мөнәсәбәтләрне җайга салу өчен әзерләнгән.
Ул Хөкүмәткә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу куркынычы янаган яисә аерым гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта бердәм дәүләт гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү системасының координация органы вәкаләтләрен гамәлгә ашыру хокукы бирә. Моннан тыш, әйләнә-тирәдәгеләр өчен куркыныч тудыручы авыру таралу белән гадәттән тыш хәл килеп чыгуның сәбәпләре исемлеген өстәргә тәкъдим ителә.
Моннан тыш, Министрлар кабинетына 90 көнгә кадәр билгеле бер медицина эшләнмәләре белән сәүдә итүне чикләү хокукы бирелә, ә гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта банкротлык турында эшләр кузгатуга мораторий кертелә.
Туроператорларга ярдәм чаралары да каралган: сүз шәхси җаваплылык фондларына взнослар кертү срокларын үзгәртү һәм Русия Хөкүмәте карары буенча мондый фондлардан туристларга акчаларын кире кайтару механизмы турында бара, дип ачыклык кертә ТАСС.