Барлык яңалыклар
КОРОНАВИРУС
3 апрель 2020, 14:02

Алып баручылар өчен онлайн осталык дәресенә язылдым

Алсу Хәлилова, үзәк район мәдәният йортының режиссер-куючысы, Краснокама районы каршындагы Яшьләр советы рәисе.

- Тиешенчә өйдә утырабыз. Кирәк-яракка гына кибеткә барып кайтабыз. Буш вакыт күп булганлыктан, китап укыйм, алып баручылар өчен онлайн осталык дәресенә язылдым. Әнкәй һәм сеңлем белән бөтен кышкы һәм җәйге киемнәрне тәртипкә салдык. Өйне җентекләп җыештырдык. Гомумән, вакытны файда белән үткәрәбез. Барысына да паникага бирелмәскә һәм карантин режимын сакларга киңәш итәм. Өй эшләреннән тыш, Яңа Янъегет авыл билмәсе башлыгы Ирина Нигъмәтова булышлыгы белән авылда волонтерлар эшчәнлеген оештырачакбыз.
Марина ЖУРОМСКАС
Читайте нас