Барлык яңалыклар
КОРОНАВИРУС
3 апрель 2020, 19:30

Медиклар – эш урынында

Фельдшер Людмила Вәлиева үзенең хәрби постында – Курый авылының фельдшер-акушерлык пунктында: авыл халкына аның эштә булуы кирәк.

- Көне буе эшлим, чөнки ФАПка кирәк кеше укол казатырга, система куйдырырга килә. Бер яшьләренә кадәр балаларны өйләренә барып медицина тикшерүе үткәреп йөрим. Әлбәттә, маскада, перчаткаларда йөрим һәм үзем белән һәрвакыт антисептиклар да бар.
Шунысы кызганыч, халыкның барысы да үзаллы изоляцияләнүне җитди кабул итми. Әмма киңкүләм хәбәрдарлык чаралары короновирусның уен эш булмавын һәм үзаллы изоляцияләнү - кунакка йөрү вакыты түгеллеген аңларга ярдәм итәр дип ышанам.
Марина ЖУРОМСКАС
Читайте нас