- Бездә, гомумән алганда, үзизоляция режимы яхшы бара, моның өчен рәхмәт белдерәм, – диде ул. – Әлбәттә, ил президенты указы белән кертелгән 30 апрельгә кадәр эшләми торган көннәр фикер алышуга карамый. Бездә нәрсә эшлиячәк, нәрсәләр юк икәнлеген анык билгеләргә кирәк. Икенче сорау – үзизоляция режимы. Без указ кабул иттек, аның тәмамлану датасы, хәтерем ялгышмаса, ачык. Шуннан чыгып, үзизоляция икенче атнада да эшлиячәк. Аннары инде хәлнең ничек булуына карарбыз. Режимның бераз демократлаштырылуы да ихтимал. Шунысы мөһим – карарлар кабул итү хәзер безгә йөкләтелде.
Билгеле булуынча, Башкортстанда 31 мартта 20.00 сәгатьтә республика Башлыгы Радий Хәбировның гражданнарны тулы үзизоляцияләү турындагы указы үз көченә керде. Шул рәвешле, шәһәр һәм авылларның яшәеше өчен мөһим хезмәтләр күрсәтүчеләрдән башкалар барысы да өйдә булырга тиеш.