Сәламәтлек саклау министры урынбасары Ирина Кононова сүзләренә караганда, республикада 7595 тест үткәрелгән, коронавирус йоктыруның 10 очрагы теркәлгән, 3 кеше савыгып, дәваханәдән чыгарылган.
Дәваханәдә ятучы авыруларның хәле канәгатьләнерлек дип бәяләнә. Узган тәүлектә төбәктә яңа вирус йоктыру очраклары теркәлмәгән.
Гигиена һәм эпидемиология үзәгенең баш табибы Анна Казак 3 апрельдә республикага тикшерүләр үткәрү өчен 8 мең тест-системасы кайтарылу турында әйтте.
Русиядә соңгы тәүлек эчендә коронавирус инфекциясе йоктыруның 582 очрагын теркәлгән, шуларның 434е - Мәскәүдә. Бүгенге көндә үсә барган нәтиҗә белән 78 төбәктә 4 мең 731 инфекция йоктыру очрагы теркәлгән. Бер тәүлек эчендә 52 кеше, сәламәтләнеп, дәваханәдән чыгарылган. Бөтен чорда Русиядә 333 кеше сәламәтләнгән, 43 кеше вафат булган.