Инфекцион бүлек бу очракта иң уңайлысы - биредә палаталар бер-берсеннән изоляцияләнгән, һәр бүлмәдә бәдрәф, раковина, душ, шулай ук авыруларга дару һәм ризык бирер өчен шлюз бар.
Биредә ясалма сулыш алдыру аппаратлары урнаштырылган, алты аппартаның берсе - балаларныкы. Шулай ук республика Сәламәтлек саклау министрлыгына алты аппаратка заявка бирелгән. Бүлектә рентген, УЗИ аппаратлары - кирәкле барлык медицина җиһазлары да бар. Битлек, халат, респиратор, перчаткалар ике айга алдан алынып куелган.
Бүгенге көндә бүлектә алтмышка якын кеше эшли. Әгәр дә вирус тарала калса, биредә үк медиклар өчен тулай торак бүлмәләре әзер, алар гаиләләренә кайтып, чирнең таралуына юл куймаячак.
- Коронавирус тарала калса, без аның белән көрәшергә әзер. Әмма теләгебез шул - бөтен дөньяның астын өскә китергән чир бетсен, яшәешебез үз агышына әйләнеп кайтсын иде, - ди дәваханәнең инфекцион бүлеге мөдире Светлана Шәвәлиева.