Рецепт буенча бирелүче даруны дистанцион сату, гадәттән тыш хәл вакытында, яки тирә-юньдәгеләр өчен хәвеф тудыручы авыру таралу куркынычы шартларында гына рөхсәт ителә. Рецептура препаратларын интернет аша сату 2020 елның 31 декабренә кадәр гамәлдә булачак. Наркотик һәм психотроп препаратлар, шулай ук этил спирты өлеше 25% тан артык булган даруларны дистанцион рәвештә сатарга ярамый. Дарулар китерү белән «Яндекс» шөгыльләнергә әзер.