Барлык яңалыклар
КОРОНАВИРУС
4 апрель 2020, 17:15

Район хакимияте коронавирус таралу куркынычын кисәтүне контроль астында тота

3 апрельдә, район хакимиятендә БР башлыгы белән видеоконференциядән соң агымдагы хәлләр турында зур булмаган киңәшмә үтте. Киңәшмәдә катнашучылар саны чикле иде. Киңәш ителгәнчә, залда утыручылар арасында 1,5 метр ара сакланды.

Район хакимияте башлыгы Рөстәм Мусин агымдагы хәлләрнең әлегә үзгәрешсез булуын билгеләде. Районда коронавирус белән зарарланучылар юк. Әмма якын һәм ерак чит илләрдән кайтучылар бар. Алар хәзер 41 кеше. Мобиль төркемнең әлеге гражданнарның үзаллы изоляцияләнү режимын саклау-сакламавын тикшерүе барышында ачыклануынча, аларның яртысы прописка урыны буенча яшәми. Кайберләренең кайда икәнлекләре дә билгесез. 21 кешенең ике атналык карантин режимы тәмамланган да инде. Әлеге вакытта өч кеше карантинда кала.
Киңәшмәдә билгеләнүенчә, район халкы килеп туган хәлне дөрес аңлый һәм кабул итә. Әмма эчке эшләр бүлеге, авылларда патруль белән йөргәндә, үзаллы изоляцияләнү режимын бозучыларны да ачыклый. Мәсәлән, 1 апрельгә биш беркетмә төзелгән.
Киңәшмәдә пенсияләр таратканда да саклык чараларын күрергә кирәклегенә игътибар бирелде: нәкъ апрель ае өчен пенсия тарата башладылар. Таратучыларның шәхси саклану чаралары булуы һәм мөмкин булганча, акчаны, дистанцияне саклап, ихатада тапшырулары мөһим, чөнки алар өлкән яшьтәгеләр белән эш итә.
Биредә урамнарны юдыруны оештырырга кирәклеген дә билгеләделәр. Районда андый техника юк. Суыткыч-машиналары булган шәһәрдәге «Чиста шәһәр» предприятиесенә мөрәҗәгать итәргә булдылар.
Шулай ук кибет хуҗаларын ишекләрне, киштәләрне, идәннәрне дезинфекция чаралары белән эшкәртерергә мәҗбүр итәргә килештеләр. Ә җитди дезинфекцияләү өчен ветстанцияне җәлеп итәргә булдылар: аларның мондый эшләрдә тәҗрибәләре дә, препаратлары да, әзерләнгән хезмәткәрләре дә бар.
Киңәшмәдә катнашучылар «Николо-Берёзовка-Нефтекама» маршруты һәм район территориясендәге башка рейсларның да саны кыскарачагына игътибар иттеләр (бу турыда хәбәр итәрбез).
Баш табиб Фәгыйть Бәдретдинов хәбәр итүенчә, үзәк район дәваханәсе гадәттән тыш режимда эшләргә тулысынча әзер. Поликлиниканың беренче катында, көндезге стационар булган өлешендә, инфекцияле кешеләр белән бәйләнештә булган кешеләрне изоляцияләү өчен 28 койка әзерләнгән, COVID-19 вирусына 40 тест үткәрелгән һәм, аллага шөкер, аларның барысы да тискәре булган. Нефтекама шәһәре дәваханәсенең инфекция бүлекчәсе авырулар агымын кабул итеп өлгерәлмәсә, бу очракка Куян дәваханәсенең хирургия бүлекчәсе әзерләнгән. Биредә ун кислород бирү ноктасы һәм дүрт үпкәләрне ясалма вентиляцияләү аппараты бар. Медицина персоналының һәм табибларның барысы да коронавирус белән зарарланган кешеләрне карау һәм дәвалау буенча укытылган.
- Әлегә бернәрсә дә ремонтламыйбыз, бернәрсә дә төземибез, - дип белдерде Рөстәм Мусин, быелга планлаштырылган ремонт һәм төшелеш эшләрен, подъездларны ремонтлауны да исәпкә алып.
Ирина ВӘЛИЕВА
Читайте нас