«Өйдә утырыгыз, чыгып йөрмәгез, бар кирәк-яракларыгызны да үзебез алып кайтып бирәбез», - диләр өлкән яшьтәгеләрне бар кирәк-ярак белән тәэмин итүне үз өсләренә алган Куян авыл биләмәсе волонтерлары.
Куян авыл биләмәсе хакимияте каршындагы яшьләр эшләре һәм спорт буенча белгеч, шулай ук волонтерлар штабы җитәкчесе Алия Гәрәева үзләренең биләмәсендә волонтерлар хәрәкәтенең ничек оештырылуы турында сөйләде.
- 30 марттан без саклау чараларын үтәгән һәм үзаллы изолицияләнгән өлкән яшьтәгеләрдән заявкалар кабул итәбез һәм аларны тиз арада үтибез. Волонтерлар штабында әлеге вакытта бездә биш кеше эшли. Без он-лайн укыдык, әйтергә кирәк, волонтерлыкка имтихан тапшырдык. Ун балл җыярга кирәк иде, һәм шуннан соң гына без сертификат алдык, - дип уртаклаша Алия Гәрәева.
- Иреклеләрне ничек таптыгыз?
- «Сплав» үсмерләр клубы директоры Гөлназ Асаровага шылтыраттым. Ул теләп ризалашты. Үземнең дус кызым Зилә Гыйльманова да кемнәргә ярдәм кирәк икән дип кызыксынды. Ул Уфада яши, ләкин әле декрет ялында һәм үзаллы изоляцияләнүне Куянда әти-әнисе янында үткәрә. Зилә безнең эшкә үзенең сеңлесен дә җәлеп итте. Яңа Хаҗидан Алсу Таһирова да волонтер булды. Шуны билгеләргә кирәк, авыл биләмәсе хакимияте хезмәткәрләренең барысы да булдыралганча мохтаҗларга ярдәм күрсәтергә әзер һәм күрсәтә. Без кибетләр һәм даруханәләр янына, үзебезнең телефон номерларын язып, волонтерлар штабы төзелүе турында белдерүләр язып элдек.
- Өлкән яшьтәгеләр нинди үтенечләр белән мөрәҗәгать итә?
- Азык-төлек, дарулар, хайваннар өчен азык сорыйлар. Бүген, мәсәлән, заявка буенча Баръязыбашка бардык. Азык-төлекләрне өйгә кертер алдыннан кулларыбызны җентекләп эшкәртәбез. Бу чара өлкәннәр белән аралашканда мәҗбүри, - дип аңлата Алия Гәрәева.
Ярдәмгә мохтаҗлар аларны ничек табарга белсен өчен, волонтерлар Барьязибаш авылында да шундый ук белдерүләр элеп җыйган.
- Алда изоляция чоры озын әле, шуңа күрә андый заявкалар күп булачак, ә без актив һәм битараф булмаган яшьләрне үзебезнең волонтерлар штабына чакырабыз, - дип үзенең теләген белдерде волонтерлар штабы җитәкчесе Алия Гәрәева.