Барлык яңалыклар
КОРОНАВИРУС
4 апрель 2020, 12:10

Өйдә һәрвакыт эш табыла

- Күршедәге балаларны капрон колготкилардан келәмнәр бәйләргә өйрәттем, һәм хәзер әниләре, бездә ул тиклем колготкилар юк, дип зарлана, - дип сөйли үзенең вакытын ничек үткәрүе турында район Советы депутаты, «Геркулес» үсмерләр клубы директоры Римма Фабер.

Ә келәмнәр чыннан да бик матур килеп чыга: йомшак, суны сеңдерә торган. Мунча өчен бик уңайлы. Моннан тыш, Абхазиягә баргач, Римма Вәгыйзовна ташлар алып кайткан. Аларны күрше балаларга тараткан. Һәм хәзер балаларның кызыклы шөгыльләре барлыкка килгән – алар ташлардан картиналар ясый.
- Фатирымда суыткыч асты гына юылмый калды, күчерергә кирәк. Бөтен җирне юып чыктым. Минем зур булмаган ике бүлмәле фатир гына булса да, эш җитәрлек. Барлык тәрәзә пәрдәләрен, курткаларны юып бетердем. Миннән күрмәкче күршеләр дә тәрәзә пәрдәләрен юа башлады, - дип уртаклаша депутат.
Тагын да Римма Фабер үзенең подъездында идәннәрне һәм култырсаларны белизна белән юып чыккан. Хәтта барлык күршеләрнең ишек тоткаларын да сөрткән.
- Дезинфекция минем этемә генә ошамый, - дип көлә Римма Фабер, - кулын сабын белән юганнарын да яратмый, ырылдарга гына тора.
- Үрентеләремне аерам, озын булып үстеләр инде. Карасам, кабак та чыккан икән. Үземнең яраткан иске киноларымны карадым. Тагын китап укырга иде, вакыт кына җитәлми әлегә. Әйе, тагын бәлешләр пешерәм. Телевизордан «Еда» һәм «Еда-премиум» каналларын кызыксыну белән карыйм, һәм элек яхшы пешерә алмаган нәрсәләрем дә хәзер менә дигән булып пешә. «Уфанет» каналыннан Башкортстан буенча сәяхәт карадым. Дүртөйле районы турында бик күп кызыклы нәрсәләр белдем. Гомумән, кызыклы нәрсә белән шөгыльләнергә теләгән кеше шөгыльләнә ала. Һәм ата-аналарга карантинга җитди карауларын киңәш итәр идем: балаларыгызны урамга чыгармагыз, нәрсә белән булса да шөгыльләнсеннәр. Шулай ук барлык кешеләр дә хәлнең җитдилеген аңлап, дисциплинаны сакласын иде.
Марина ЖУРОМСКАС
Читайте нас