Кама таңнары
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
КОРОНАВИРУС
29 июль 2020, 22:07

Имин булмаган төбәктән кайтучылар тест үтәчәк

Билгеле булуынча, Башкортстанда Русия курортларыннан кайтучыларны коронавируска тикшерәчәкләр. Бу хакта кичә оператив киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров белдерде.

Моңа Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Ринат Бәширов аңлатма бирде.
– “Роспотребнадзор” хәбәр итүенчә, төбәк кешеләренең курортлардан кайтып, үзаллы анализ биреп, коронавирус йоктырган булуын ачыклаулары билгеле. Шуңа оператив штабта карар кылдык: имин булмаган төбәкләрдән кайтучыларны коронавирус инфекциясенә тикшерәчәкбез. Бу безгә төп маршрутлар буенча якынча күрсәткечләр алырга мөмкинлек бирәчәк, сүз курорт шәһәрләре турында гына түгел. Хәвефле участоклар күренәчәк.
Бәлки, катлаулы юнәлешләрне тоташ тикшерергә туры килер. Мондый тәҗрибә бар – Санкт-Петербургтан, Мәскәүдән, чит илдән кайтучы пассажирларны тикшергән идек. Шулай итеп Башкортстанда коронавирус инфекциясе чыганагының берсен юк итә алырбыз дип уйлыйм. Оператив штаб республика кешеләренә коронавирус буенча имин булмаган төбәкләргә чыкмаска киңәш итә, – дип белдерде Ринат Бәширов.
Фото: yandex.com
Читайте нас: