Кама таңнары
+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
КОРОНАВИРУС
31 июль 2020, 12:20

"Башавтотранс" битлексез пассажирларга хезмәт күрсәтмәячәк

29 июльдә республиканың «Башавтотранс» предприятиесе хезмәткәрләре Башкортстанда яңа коронавирус йогышы (COVID-2019) таралу куркынычы янауга бәйле рәвештә контроль чаралар үткәрде.

Чараның төп максаты - җәмәгать транспортында коронавирус йогышы таралуны булдырмау һәм машина йөртүчеләрнең пассажирлар сәламәтлеген саклавын тәэмин итү.

- "Башавтотранс" пассажирлар ташу хезмәте күрсә һәм Башкортстан Башлыгы указы таләпләрен үтәү өчен кондуктор пассажирның битлек булуын расларга, аны автобуста булган вакытта кулланырга, шуннан соң гына пассажирга билет бирергә тиеш. Битлек булмаганда, кондуктор аның автобус салоныннан чыгуын таләп итәргә тиеш. Пассажирларның шушы таләпләргә җаваплы карауларын сорыйбыз, - дип хәбәр итте "Башавтотранс"ның генеральный директоры урынбасары Сергей Паскин.

Предприятиедә автобус салонында битлек режимын үтәү турында кондуктор һәм машина йөртүчеләр белән инструктаж үткәрелде. Автобус барлык пассажирларның салонда шәхси саклану чаралары булганда гына маршрут буенча йөриячәк.

Фото: "Башавтотранс".
Читайте нас: