Кама таңнары
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
КОРОНАВИРУС
2 август 2020, 14:15

Бер тәүлектә 117 пневмония очрагы теркәлгән

Башкортстан дәваханәләрендә бүген 181 кеше коронавирустан дәвалана. Аларның 38е авыр хәлдә. 12 кеше үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.

Җиңел формада авыручы 1401 кеше амбулатор дәвалана.
Бер тәүлектә 15 кеше, коронавирустан савыгып, дәваханәдән чыккан. Барлыгы пандемия башыннан алып 5175 кеше савыккан.
Кызганычка каршы, пневмония диагнозы да көн саен шактый кешегә куела. Үткән тәүлектә республикада бу авыруның 117 яңа очрагы теркәлгән. 64 кеше, пневмониядән савыгып, дәваханәдән чыккан.
Пандемия башыннан республикада коронавируска 57779 тикшерү үткәрелгән. Бер тәүлектә 8027 тест эшләнгән.
Әйткәндәй, Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 6780гә җитте. Соңгы тәүлектә инфекция янә 35 кешедә ачыкланды.
Фото: pixabay.com
Читайте нас: