Кама таңнары
+17 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
КОРОНАВИРУС
3 август 2020, 17:15

1 сентябрьдә балалар мәктәпкә барачак

Бүген, 3 августта, хөкүмәттә үткән оператив киңәшмәдә республика җитәкчесе Радий Хәбиров 1 сентябрьгә әзерлек турында хәбәр итте.

Аның әйтүенчә, уку елы традицион форматта башланачак. Әмма коронавирус таралу булмасын өчен мәктәпләрдә хәвефсезлекне тәэмин итү мөһим.
“1 сентябрьдә мәктәпләр, балалар бакчалары ачылачак һәм бик күп балалар бу учреждениеләргә барачак. Укытучылар эшкә киләчәк. ... Монда гадәти булмаган һәм үзен аклаучы алымнар турында уйларга кирәк. Чөнки, тагын бер тапкыр әйтәм, әгәр без хәзер мәктәпләрне ачсак, аннары чир таралса һәм мәктәпләрне кирегә ябарга туры килсә – менә шунысы нык үкенечле булачак. Шуңа без моңа җентекле әзерләнергә тиешбез. Эш күләме нык зур”, – диде төбәк җитәкчесе.
Алдагы атнада уку процессын оештыру буенча сөйләшү булачак, шулай ук мәктәпләр өчен саклану чараларын әзерләү һәм сатып алу мәсьәләсен дә хәл итәргә кирәк дип билгеләде Радий Хәбиров.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru
Фото: edinstvennaya.ua
Читайте нас: