Кама таңнары
+29 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
КОРОНАВИРУС
4 август 2020, 14:05

Радий Хәбиров: Башкортстан икенче этапка күчүгә әзер түгел

Башкортстан әлегә коронавирус инфекциясе белән бәйле кертелгән чикләүләрнең 2 этабына күчәргә әзер түгел. Бу хакта Хөкүмәттә үткән оператив киңәшмәдә төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров белдерде.

Республика Башлыгы ассызыклавынча, бүгенге көндә коронавирус белән бәйле хәлләр тигез, әмма “1 сентябрьгә яхшырак күрсәткечләр белән чыгарга кирәк дигән максат куйсак та”, әллә ни алга китеш сизелми.
Республикада инфекция таралу югары дәрәҗәдә саклана. Без әле коронавирус аркасында игълан ителгән икенче дулкын чикләүләрне бетерүгә күчмибез. Моңа кадәр кинотеатрларны ачу хакында сөйләгән идек. Якындагы датаны 15 август дип билгеләдек. Коронавирус үзен ничек күрсәтер, карарбыз. Кинотеатрлар әзерләнеп торсыннар. Шулай да төбәктәге эпидемиологик хәлләргә таяначакбыз, алдан ук әйтеп куям. Икенче этапка күчмәсәк, бернәрсәне дә ачмаячакбыз, — диде Радий Хәбиров. — Сәламәтлек саклау министрлыгының төп мәсьәләсе — запаслар тупларга. Запаста койка-урын фонды һәм, әлбәттә, дарулар булырга тиеш”.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru
Читайте нас: