Кама таңнары
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
КОРОНАВИРУС
16 октябрь 2020, 15:10

Коронавирус йоктыргансызмы-юкмы икәнлеген ничек билгеләргә?

Русия инфекция йоктыручылар саны буенча дүртенче урында: яз башыннан коронавирус белән 1 354 163 кеше авырган.

Кайбер кешеләр коронавирус белән чирләгәннәрен белми дә калалар. Чөнки чир үзен сиздерми яисә аның билгеләре сезонлы кискен респиратор вируслы авыруларга охшаш була.
Бу очракта коронавирус йоктыргансызмы-юкмы икәнлеген ничек билгеләргә? Әлеге сорауга биофизик-табиб, Вакцина.ру проектының әйдәүче белгече Нелли Соседова җавап бирә:
- Чирне билгеләрсез үткәрүчеләрнең күбесендә кыска вакытка булса да ис тою югала һәм тәм сизү үзгәрә. Әмма башка төр симптомнар булмаска мөмкин. Тагын бер критерий: әгәр яныгызда берәрсе чирләсә, вирус йоктыру ихтималы күпкә арта, шуңа үзегезгә игътибарлы булыгыз. Өченчесе – антитәнчекләргә тест эшләтү. Әгәр чир билгеләре юк, ә антитәнчекләр бар икән, димәк сез чирне үткәргәнсез һәм коронавируска каршы иммунитетыгыз бар.
Белгеч әйтүенчә, әлеге вирусны ачыкларга компьютер томографиясе дә ярдәм итә. “Әгәр тонык пыяла (”матовое стекло”) күренсә, димәк, сездә чир бар дигән сүз. Пневмониядә һәр очракта да ютәл, томау булмый. Температура күтәрелергә ихтимал, әмма ул да вакытлыча гына күтәрелеп алырга мөмкин. Кайсыбер кешеләр үпкә ялкынсынуын температурасыз үткәрә”, – дип аңлата табиб.
Чыганак: ria.ru
Читайте нас: