Кама таңнары
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
КОРОНАВИРУС
2 ноябрь 2020, 13:15

Коронавирусны искәртү һәм дәвалау өчен нинди препаратлар кулланырга?

Саулык саклау министрлыгы коронавирусны искәртү һәм дәвалау өчен препаратлар исемлеген бастырып чыгарды. Беренче очракта, ведомство вәкилләре мәгълүматләре буенча, умифеновир, рекомбинантлы интерферон альфа (ИФН-α), ә чирле белән бәйләнештә булганнан соң гидроксихлорохин ярдәмгә килә.

Рекомбинантлы ИФН-α тамчылары һәм спрее сау-сәламәт кешеләргә, өлкән яшьтәгеләргә һәм хроник чирләрдән җәфаланганнарга COVID-19 йоктыру хәвефен киметә. Шулай уҡ профилактика өчен өч атна дәвамында атнасына ике тапҡыр 200 мг умифеновир тәкъдим ителә.
Әгәр коронавирус йоҡтырган кеше белән бәйләнештә булсагыз, умифеновир белән бергә гидроксихлорохин яки рекомбинантлы интерферон белән сакланырга кирәк.
COVID-19 диагнозы расланган очракта, фавипиравир, гидроксихлорохин, азитромицин (гидроксихлорохин белән бергә), интерферон-альфа, ремдесивир, умифеновир препаратларын кулланырга мөмкин.
Читайте нас: