Кама таңнары
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
КОРОНАВИРУС
3 ноябрь 2020, 15:19

Мәктәп каникуллары озайтылды

Республикада көзге мәктәп каникулларын 9 ноябрьгә кадәр озайтырга карар ителде.

Республиканың Саулык саклау министрлыгы, Мәгариф министрлыгы һәм Роспотребнадзор җитәкчеләре укучыларның ял вакытын озайтырга тәкъдим итте.
Хәтерегезгә төшерәбез, СOVID-19 белән бәйле хәлнең катлаулануы аркасында укучылар каникулга бер атнага алдарак - 17 октябрьдә үк чыкты. Укулар киләсе пәнҗешәмбе, 5 ноябрьдә, башланырга тиеш иде. Укучыларны атна азагына кадәр каникулда калдырырга хәл ителде. Алар өчен дәресләр 9 ноябрьдә башлана.
«Без инкубация чорын өзербез һәм балаларыбыз элекке кебек мәктәпкә йөри алыр», – диде Радий Хәбиров.
Чыганак һәм фото: https://www.bashinform.ru/bash/1515336/
Читайте нас: