Кама таңнары
+29 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
КОРОНАВИРУС
4 ноябрь 2020, 18:12

Битлек кимәгән өчен - штраф

Роспотребнадзор 28 октябрьдән Русиянең барлык гражданнары да кешеләр күпләп булган урыннарда, җәмәгать транспортында, таксида, тукталышларда, лифтларда, магазиннарда, финанс оешмаларында һәм күп функцияле үзәкләрдә битлек киеп йөрүне талап итә. Бу таләпләрне үтәмәгән өчен штраф каралган.

Кызганычка, битлек режимын бозучылар безнең районда да бар. Исегезгә төшерәбез, 27 октябрьдә республика Башлыгы югары әзерлек турында Указны тулыландырды. Яңа карар буенча гражданнар җәмәгать транспортында, таксида, тукталышларда, лифтларда, магазиннарда һәм финанс оешмаларында тын алу органнарын саклау өчен битлекләр кияргә, шулай ук коронавирус йоктыру ихтималын киметү өчен перчаткалар кияргә бурычлы. Башкортстанның Ведомствоара җәмәгать хәвефсезлеге советы хәбәр итүенчә, әлеге таләпләрне үтәмәгән өчен республика халкы административ җаваплылыкка тарттырылачак. Шәхси саклану чараларын кулланудан баш тарткан өчен гади гражданнарга 30 меңгә кадәр штраф каралган. Шәхси эшкуарларга – 30-50 мең сум, ә юридик шәхесләргә 100-300 мең сум күләмендә штраф бирелергә мөмкин. Кагыйдәләрне кабаттан бозган өчен җәза катгыйлана. Гражданнарга - 15-50 мең, шәхси эшкуарларга һәм юридик шәхесләргә 500 меңнән бер миллионга кадәр штраф бирү яисә 90 тәүлеккә кадәр эшчәнлекләрен туктату каралган. Штрафлар зурдан, чөнки безгә янаган хәвеф тә җитди бит – төбәктә коронавирус белән чирләүчеләр һәм үлүчеләр саны артканнан-арта. Шуңа күрә халыкны җаваплылыкка чакырып кына калмыйлар, аны үтәмәгән өчен җәзага да тарттыралар. Шәхси саклану чараларын куллану турындагы карар көченә кергәнннән алып, республикада 700дән артык беркетмә төзелгән. Безнең районда да полиция хезмәткәрләре тарафыннан җәмәгать урынында битлексез йөргән өчен көненә уртача бер штраф рәсмиләштерелә. Шулай ук районда сәүдә нокталарында тикшерүләр бара. Район хакимияте башлыгының эшкуарлык һәм икътисад буенча урынбасары Альберт Вострецов җитәкчелегендәге полиция хезмәткәрләре, Роспотребнадзор һәм Милекчелек белән идарә итү комитеты белгечләре составындагы комиссия предприятиеләрнең коронавирус инфекциясе таралуга юл куймас өчен санитария-гигиена таләпләрен ничек үтәүләрен тикшерә. Беренче чиратта комиссия районның азык-төлек кибетләрен тикшерә. Гражданнар бүген иң күбе шул сәүдә нокталарына йөри, шуңа күрә беренче чиратта алар хәвефсез булырга тиеш. Ә моның өчен аларны даими дезинфекцияләп торырга, сатып алучылар социаль дистанцияне сакларга, хезмәткәрләр һәм сатып алучылар битлектә булырга тиеш. Рейдлар буенча моны сәүдә нокталарының күбесендә аңлаулары һәм үтәүләре күренә. Шулай да битлек кияргә теләмәүчеләр, шул исәптән кибетләрдә дә, табыла. Бу - полиция хезмәткәрләре рейдлар барышында теркәргә хокуклы булган бозу.
Шулай ук комиссия бүлмәләрне җилләтү һәм җыештыру, хезмәткәрләрнең температурасын үлчәү журналларын вакытында тутыруны да тикшерә. Комиссия Николо-Березовкада рейдлар үткәрә, шулай ук авыл биләмәләренә дә чыга. Шуны билгеләргә кирәк, һәр авыл биләмәсендә үзләренең мобиль төркемнәре төзелгән – авыл советлары хакимиятләре вәкилләре участковыйлар белән берлектә предприятиеләрдә санитария-гигиена таләпләренең үтәлешен тикшерә. Шлуай итеп, районда барлыгы 15 мобиль төркем эшли.
Лилия Насртдинова.
Читайте нас: