Төбәкнең сәламәтлек саклау министры Максим Забелин әйтүенчә, бүген препаратлар буенча килешүләр төзү бара.
Акчалар төбәкләргә килеп, юридик эшләрне үткәч тә, аларга антибиотиклар, вируска каршы препаратлар һәм коронавирусны дәвалау өчен бүтән кирәкле дарулар сатып алыначак. Бу, якынча, ноябрь уртасында – ахырында булачак. Дарулар бушлай, әмма табиб рецепты буенча биреләчәк. Препаратларның бердәм исемлеге юк: алар кешенең хәленә карап билгеләнәчәк.
“Коронавирус инфекциясе расланган һәм амбулатор дәваланучы пациентлар вируска каршы, антикоагулянт, иммунитетны күтәрүче, ялкынсынуларга каршы препаратлар һәм антибиотиклар белән тәэмин ителәчәк”, – дип аңлатты министр.
Даруларны өйгә медицина оешмаларыннан хезмәткәрләр яки волонтерлар китерәчәк.
Пациентка алдан шалтырату каралмый, чөнки инфекция йоктыручы өйдә үзизоляциядә булырга тиеш.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/koronavirus/Kovid-bel-n-chirl-chel-rg-nichek-bushlay-daru-alirga-538365/