Кама таңнары
+24 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
КОРОНАВИРУС
22 ноябрь 2020, 17:45

Коронавирусның иң йогышлы чоры кайчан?

Коронавирус белән авыручыларда авыруның беренче симптомнары күренгәнче чор иң куркынычы булып санала.

Ныклап авырудан берничә көн алдан, югары сулыш юлларында вирус концентрациясе максималь булган чакта кеше аеруча йогышлы вирус тарата. Роспотребнадзорның Үзәк тикшеренү эпидемиология институтының клиник һәм аналитик эш буенча директор урынбасары Наталья Пшеничная бу турыда Российская газетасына сөйләде.
Инфекциядән соң беренче атнада авыручы вирусны таратуда аеруча актив. Аннан соң, вирус күләме кими. Җиңелчә инфекция белән авыручылар 10 көн, авыр формадагылар өч атнага кадәр вирус тараталар. Кайбер очракларда, иммунитеты бик какшаган кешеләр, 70 көнгә кадәр вирус таратырга мөмкин, Шуңа күрә хәзер кеше тискәре PЦR тестыннан соң гына тулысынча савыккан дип санала. Шуңа күрә коронавирусны үткәрдем инде дип масканы салып ташларга кирәкми. Якыннарыгызны һәм әйләнә тирәдәгеләрне хәвеф астына куймагыз.
Читайте нас: