Кама таңнары
+24 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
КОРОНАВИРУС
3 декабрь 2020, 15:50

Краснокама районында COVID-19 белән авыручыларга дарулар китерәләр

Волонтёрлар шәхси саклану чаралары белән тәэмин ителгән.

Краснокама районында Бердәм Русия партиясенең “Безнең кайгырту” проектының волонтерлар штабы тарафыннан өйдә дәваланган COVID-19 белән авыручыларга дарулар китереп бирелә башлады.
Беренче көндә дарулар өч кешегә тапшырылды. Пандемия чорында табибларга йөкләнеш арту сәбәпле, даруларны илтеп бирүдә ирекмәннәр булыша.
Медикаментларны коронавирус белән авырып терелгән һәм антитәнчекләре югары булган волонтерлар китереп бирә. Алты ирекмән сайланган. Алар барысы да шәхси саклану чарлары белән тәэмин ителгән.
Чыганак: https://vk.com/molod_krasnokama_rb
Читайте нас: