Кама таңнары
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
КОРОНАВИРУС
6 декабрь 2020, 17:28

Башкортстанда киләсе атнада ук ковидтан прививка эшли башлаулары ихтимал

Русия президенты Владимир Путин киләсе атнада ук табибларга һәм укытучыларга коронавирустан прививка ясый башлау планы турында белдерде. Аның сүзләренчә, вакцинация «беренче ике хәхеф төркеменнән — табиблардан һәм укытучылардан» башлана.

«Илдә коронавирустан якынча 2 миллион доза вакцина җитештерелгән. Бу безгә күләмле вакцинацияны башларга мөмкинлек бирә», — дип дәүләт башлыгының сүзләрен китерә ТАСС.
Алдан хәбәр ителгәнчә, декабрь башында Башкортстанга COVID-19-га каршы вакцина китерелә. «Яңа коронавирус инфекциясеннән вакцинаны кабул итәргә әзерләнәбез. «Спутник V» вакцинасы өчен махсус саклау урыннары әзер. Шушы вакцина белән эш һәм тиешле инструктаж үткәрелгән», — дип белдерде Саулык саклау министрлыгы башлыгы Максим Забелин.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, үз чиратында, COVID-19-дан күпләп вакцинацияләүгә әзерләнергә кушты.
Читайте нас: