Кама таңнары
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Котлыйбыз
18 февраль 2020, 12:55

КАЙНАР КОТЛЫЙБЫЗ!

Яңа Актанышбаш авылында яшәүче кадерле әнкәебез Илүсә Мәгафур кызы ӘХМӘРОВАны 80 яшьлек күркәм юбилее белән чын күңелдән тәбрик итәбез!

Безнең әнкәй дөньядагы иң сабыр, иң акыллы кеше. Бернинди эштән дә, бернинди авырлыктан да курыкмады ул: колхозда сыер да сауды, балалар бакчасында пешекче ярдәмчесе дә булды. Өйдәге кырык төрле эшне дә җиренә җиткереп башкарды. Безгә – алты улы һәм бер кызына да – тиешле игътибар бирергә өлгерде. Әтиебез Гавис Әмир улы белән алар иңгә-иң куеп, 60 ел матур тормыш кичерделәр һәм безне яратып, үгет-нәсыйхәт биреп түгел, ә үзләренең үрнәгендә эшсөяр итеп тәрбияләделәр. Бүген дә алар -безнең өчен якты маяк, ә оныкларына – тәрбия үрнәге. Әнкәй! Сиңа без корычтай сәламәтлек телибез, әткәй белән бергә тигез гомер итегез, язмыш сезне балалар кайгысыннан, оныклар борчуыннан курчаласын. Һәр туар көн сиңа җан тынычлыгы, яхшы хәбәрләр алып килсен.
Ни чәчсәң, шуны урырсың, дип әйткән безнең халык,
Ә син чәчтең тик яхшылык, күңел түреңнән алып.
Шуңа да без югалмадык, туры юлдан атладык,
Белем алдык, кеше булдык – өметеңне акладык.
Иң изге теләкләр белән кызың, улларың, киявең, киленнәрең һәм оныкларың.
Читайте нас: