Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Котлыйбыз
2 март 2020, 12:45

КОТЛЫЙБЫЗ!

Бачкыйтау авылында туып үсеп, хәзерге вакытта Агыйдел шәһәрендә гомер итүче яраткан каенсеңлем Әсфирә Мәгърүф кызы ХӘЙБРАХМАНОВАны 60 яшьлек юбилее белән кайнар котлыйм!

Әсфирә үскәнем, шушы гомер бәйрәмең белән чын күңелдән котлап, корычтай сәламәтлек, күңел тынычлыгы, шат көннәр телим. Ул шулкадәр олы йөрәкле кеше. Үз әнисен һәм бианасын тигез күреп, хөрмәт итеп, ярдәмләшеп яши.
Әсфирә, сиңа теләгем тагын шул, Рәмзит кияү белән бердәнбер улың һәм киленеңнең кадер-хөрмәтен күреп, оныкларың белән уйнап, шатланып, озын-озак мул тормышта яшәсәң иде.
Котлы булсын бәйрәмең,
Тыныч булсын күңелең.
Шатлык-сөенечләр белән
Тулы булсын гомерең.
Күңелеңдә якты кояш нуры,
Бәхет язы һич тә сүнмәсен.
Шат елмаеп, балкып каршы ал син
Гомереңнең һәрбер иртәсен.
Иң изге теләкләр белән Зинфирә җиңгәң.
Читайте нас: