Безне, балаларыгызны, җылы ояда, җил-яңгыр тидемичә үстердегез, хезмәтне сөяргә, горур яшәргә өйрәттегез. Бер-берегезгә булган җылы хисләрегез олыгайган көннәрегездә дә югалмасын, иңне-иңгә терәп, ярты гасыр кичергән кебек алга таба да пар канатларыгыз каерылмасын, балалар игелеген күреп озак еллар гомер кичерсәгез иде.
Әткәй-әнкәй, сезгә дәшәбез.
Һәрчак шулай безгә үрнәк булып,
Пар канатлар булып яшәгез.
Сезгә язмыш бүләк иткән икән
Бергә-бергә гомер итәргә,
Сикәлтәле тормыш сукмакларын
Пар былбылдай тормыш итәсез,
Авыр чакта аумас терәк булып,
Гомер йомгакларын сүтәсез.
Ә без сезгә карап сокланабыз,
Лаек парларның сез иң гүзәле,
Нинди бәхет, чәчкә чал керсә дә,
Безгә - терәк, оныкларга - шатлык,
Сезне котлап кызларыгыз, кияүләрегез, оныкларыгыз.