Кама таңнары
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Котлыйбыз
2 апрель 2020, 20:00

Ихлас котлыйбыз!

Саузбаш авылында яшәүче әниебез, дәү әниебез Эльза Әхияр кызы ХӘЕРТДИНОВАны 55 яшьлек юбилее белән котлыйбыз!

Кадерле әниебез! Бүген - гомер мизгелеңнең матур бәйрәме, хатын-кызның акыл туплаган, асыл, иң күркәм чоры. Киләчәктә дә сәламәтлек, гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын юллыйбыз. Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр синең күңелеңне һәрчак яктыртсын, балкытып торсын. Таң җилләренең назлысын, җан тынычлыгы, чиксез бәхетләр, эшеңдә зурдан-зур уңышлар, яхшы, күтәренке кәеф юлдаш булсын сиңа. Бөтен гомереңне, көчеңне кешеләр бәхете өчен биргән гүзәл зат буларак, эчкерсезлегең, ихласлыгың, ягымлылыгың белән кешеләр күңелен яуладың. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып кал. Алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын сиңа!
Гомерләрең булсын бәхетле,
Бәхетләрең булсын гомерле.
Җирдә булган бөтен изгелекне
Бирсен Ходай сиңа бу көнне.
Иң изге теләкләр белән улың Илдус, киленең Алсу һәм оныгың Мәрьям.
Читайте нас: