Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Котлыйбыз
12 февраль 2021, 16:26

Туган көнегез белән!

Яңа Нугай авылы мәдәният йорты мөдире, хөрмәтле Гөлсинә Рәис кызы ГОСМАНОВАны 60 яшьлек юбилее белән котлыйбыз!

Сезгә гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр күңелегезне һәрчак яктыртсын, балкытып торсын. Таң җилләренең назлысы, җан тынычлыгы, чиксез бәхетләр, яхшы күтәренке кәеф юлдаш булсын. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып, шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын!
Сабыр да Сез, гади, кешелекле,
Кылган эшегез - бары изгелек.
Шатлыкларда үтсен Сезнең көннәр,
Бәхетегез булсын гомерлек.
Юлыгызда киртә очраса да,
Тирән упкыннарга юлыкмагыз.
Һәрчак Сезгә ярдәмгә килерлек
Хезмәттәшләр барын онытмагыз.
Хезмәткәрләр күңелендә Сезгә,
Бары хөрмәт, рәхмәт хисләре;
Гомерегезнең зая узмаганын
Әйтеп тора матур эшләрегез.
Яңа Нугай авыл биләмәсе хакимияте һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре.
Читайте нас: