Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Котлыйбыз
14 февраль 2021, 13:10

Котлыйбыз!

Яна Бөртек авылында яшәүче кадерле тормыш иптәшем, әниебез һәм нәнәебез Сафура Салих кызы ДИНМӨХӘММӘТОВАны чын күңелдән юбилее белән тәбрик итәбез!

Сиңа шушы ямьле бәйрәмеңдә меңнәрчә рәхмәт сүзләре әйтәбез, син - безнең таянычыбыз, киңәшчебез, җылы кояшыбыз! Без сине чиксез хөрмәт итәбез, чын йөрәктән яратабыз! Сиңа ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, ак бәхетләр, кайгы-хәсрәт күрми, безнең белән бергә шатлык-куанычларга
төренеп яшәвеңне телибез.
Җирдә кояш нуры балкыгандай, Син балкыйсың безнең күңелдә,
Тормышыбыз синең белән матур,
Рәхмәтлебез сиңа мәңгегә!
Яшәү шатлыгы син безнең өчен,
Тырышлыгың белән үрнәк син,
Авыр чакта сиңа таянабыз,
Безнең өчен һәрчак кирәк син.
Гөрләп үтсен синең гомерең,
Юлларыңа гөлләр сибелсен,
Туар таңнар сиңа бары бәхет,
Бары шатлык кына китерсен.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең, балаларың һәм оныкларың.
Читайте нас: