Барлык яңалыклар
Котлыйбыз
17 февраль 2021, 16:28

Котлыйбыз!

Яңа Нугай авылында яшәүче кадерле киявем, җизнәбез Илдар Сәлим улы ИСЛАМОВны 60 яшьлек юбилее белән котлыйбыз!

Сиңа гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр синең күңелеңне һәрчак яктыртсын, балкытып торсын. Таң җилләренең назлысы, җан тынычлыгы, чиксез бәхетләр, алдагы көннәрдә зурдан-зур уңышлар, яхшы күтәренке кәеф юлдаш булсын сиңа. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып кал. Алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын сиңа!
Иң изге теләкләр белән апагыз Тәнзилә, Кадыровлар, Аллаяровлар, Хәбетдиновлар гаиләләре.
Читайте нас: