Кама таңнары
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
3 октябрь 2018, 13:59

Һич картаймый әле күңелләр!

Узган шимбәдә Яңа Актанышбаш авыл мәдәният йортында «Ветераннар күңеле картаймый» халык һәм эстрада җырларының район фестивале булып үтте. Исеменнән билгеле булуынча, бәйрәм өлкән яшьтәгеләр айлыгы кысаларында оештырылды һәм анда өлкән яшьтәге кешеләр катнашты.

Яңа Актанышбаш авылының Илиза Маннапова җитәкчелегендәге «Әхирәтләр» клубы әгъзалары мәдәният йорты фойесында үзләре эшләгән әйберләрдән күргәзмә оештырган.


Фестивальдә катнашучыларны һәм кунакларны Шушнур авыл биләмәсе башлыгы Эльвира Гыйләҗетдинова, район мәдәният бүлеге начальнигы Эльвира Махатаева һәм район ветераннар советы рәисе Ольга Степкина котлады. Эльвиры Наилевна сөйләвенчә, «Ветераннар күңеле картаймый» фестивале Яңа Актанышбыш авыл мәдәният йортында унынчы тапкыр үткәрелә, һәм шул вакыт эчендә анда катнашучыларның осталыгы күпкә арткан.

Ольга Григорьевна сүзләре буенча, 2016-2017 елларга исәпләнгән «Өлкән буын» муниципаль программасын тормышка ашыру яхшы нәтиҗәләр биргән һәм аны 2020 елга кадәр озайтырга карар ителгән. Әлеге программаны тормышка ашыру кысаларында районда күп нәрсәләр эшләнелә. Спорт ярышлары оештырыла, мәдәни-ял итү учреждениеләрендә өлкән яшьтәгеләр катнашлыгында төрле чаралар үткәрелә.

Фестивальне Яңа Актанышбаш авыл мәдәният йортының «Нәүрүз» вокаль ансамбле ачты. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, ансамбльдә катнашучылар югары башкару осталыгын күрсәтте һәм концерт тулысынча югары дәрәҗәдә үтте.

Яңа Кабаннан Зөһрә Жанекеева сәхнәгә баян белән чыкты. Барысын да гаҗәпләндереп, ул үзе баянда уйнады, үзе җырлады.


Курый авылыннан Надежда Шамратовага 77 яшь. Әмма өлкән яшьтә булуы аңа «Посидим по-хорошему» җыры белән тамашачыларның күңелен яуларга комачаулык итмәде.

Сания һәм Марат Шакировлар – район үзәгендә хөрмәтле гаилә. Алар сәхнәдә дә матур күренәләр. Сания Исламовна моңлы тавышы белән җырлады, ә гаилә башлыгы аңа баянда уйнады.

Куяннан «Танып тур сем» мари фольклор ансамбле районда гына түгел, аның чикләрендә дә билгеле. Ансамбль сәхнәнең бизәге булды дисәм арттыру булмас дип уйлыйм.

Никольскидан Лидия Костина, Яңа Нугайдан Люда Моратова, Арланнан Елена Гәрәева үзләрен яхшы җырчылар итеп күрсәтте.


Саклаудан Мөгаллим Вәлиуллин да сәхнәгә баян белән чыккан. Ул да үзе уйнап җырлады.

Тамашчылар Раздолье авыл мәдәният йортының «Калинка» вокаль ансамбле чыгышын бик яратып карады.

Концертта ялгыз башкарган номерлар күбрәк булды. Яңа Каенлыктан Фәридә Шәрифуллина, Яңа Янъегеттән Рәйсә Якупова, Иске Бөртектән Флүзә Гафарова, Иске Моштыдан Асыя Садыйкова һәм Яңа Актанышбаштан Ильфира Габидуллинаның чыгышларын тамашачылар көчле алкышларга күмделәр. Шушнурдан Альберт Мазмаев барысын да үзенең баянда оста уйнавы белән таң калдырды.

Районда Яңа Кабаннан гармунчылар Төхбатуллиннарны белмәгән кеше юктыр, мөгаен. Шуларның берсе – Рәүф концертта үзе язган «Туган якның матурлыгы» җырын башкарды. Аның көчле тавышына һөнәри җырчылар да кызыгырлык.

Иске Янъгеттән Рәсимә Фәттахова, Түбән Такыядан Евстолия Ильтубаева һәм Яңа Моштыдан Рәсимә Дәүләтова үзләрен яхшы җырчылар буларак күрсәтте. Бөрнештән Зинаида Мухина һәм Лидия Тимергалиеваның дуэты сәхнәдә матур күренде. Кутлинка авыл клубыннан «Дружба» триосы бик кызыклы чыгыш ясады.

Саузбаштан Фәндәлия Ганиева нәфис сүз жанрында чыгыш ясаучы бердәнбер кеше булды. Ул Муса Җәлилнең «Ана бәйрәме» поэмасын укыды. Аны тыңлаганда залда утыручыларның күбесенең күзләренә яшь җыелды.

Фестивальдә катнашучыларның иң өлкәне – Бачкыйтаудан 79 яшьлек Данис Әхияров булды. Олы яшьтә булуына карамастан, ул Башкортстан халык артисты Рамазан Янбәковның «Янбикә» җырын сузып җырларга батырчылык иткән. Данис абзый бу җырны тиешенчә башкарып кына калмады, үзе гармунда да уйнады.

- Фестивальне оештыручыларга зур рәхмәт. Әлеге бәйрәмдә мин ел саен катнашам һәм ел буена җитәрлек энергия алам, - ди сәхнә аксакалы.


Районның мәдәният учреждениеләре бәйрәмнең почетлы кунаклары булды. Ринат Салихҗанов аларга җыр бүләк итте.

Фестивальдә катнашучыларга һәм кунакларга Яңа Актанышбаш урта мәктәбендә бәйрәм табыны оештырылды.

Читайте нас: