Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
3 октябрь 2018, 14:12

Шигырь сөйләүчеләр һәм яшь шагыйрьләр конкурсы үтте

Чәршәмбе көнне үзәк район китапханәсендә Башкорстанның халык шагыйре, Социалистик Хезмәт Герое, Ленин һәм дәүләт премияләре лауреаты Мостай Кәримнең 100 еллыгына багышланган шигырь укучылары һәм яшь шагыйрьләр конкурсы үтте. Анда район мәктәпләрендә укучылар катнашты. Конкурс ике номинация буенча үтте: «Рус түгелмен, ләкин россиян мин» девизы астында - Мостай Кәримнең әсәрләрен укучылар һәм «Без бәхетле сезнең белән, Мостай!» девизы астында яшь шагыйрьләр арасында.

Конкурс район район мәктәпләрендә бөек шагыйрьнең иҗатына зур игътибар бирелүен күрсәтте, укучылар шигъриятны ярата, кайберләре үзләре дә шигырь яза. 9-11 яшьлек шигырь укучылар арасында беренче урын Яңа Кабан урта мәктәбенең 5нче сыйныф укучысы Раксалана Ямалиевага бирелде. Ул шагыйрьнең «Миңа бу җырны әнием җырлады» шигырен сөйләде. Икенче һәм өченче урыннар Николо-Березовкадан Гатиятуллина һәм Яңа Нугайдан Азалия Ганиевага бирелде.12-14 яшьлекләр арасында беренче урынны Иске Мошты мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Айгөл Әхтәмова алды. Шагырьнең шигыраен ул башкорт телендә укыды. Икенче һәм өченче урын Арлан урта мәктәбе укучылары Регина Шакирова һәм Румия Гыйләҗевага бирелде.


15-18 яшьлекләр арасында Яңа Каенлык мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы Анастасия Пашукова үзенең чыгышы белән барысын да таң калдырды. Ул Мостай Кәримнең «Әнимем чирләгәндә» поэмасын матур итеп укыды. Аның видеоролик һәм музыка белән озатылып барган чыгышын бер актер театры дип атарга була. Шуңа күрә аңа бертавыштан беренче урын бирелде. Шунысы кызганыч, конкурс шартлары буенча, Гран-при каралмаган. Саузбаш мәктәбе укучысы Эльвина Маллыбаева татар телендә чыгыш ясады. Аңа икенче урын бирелде. Ә Яңа Янъегет авыл китапханәсе исеменнән чыгыш ясаган Лиана Вәлиуллина өченче урынга лаек булды. Курый мәктәбеннән Кристина Каранаева һәм Яңа Бөртек мәктәбеннән Александра Сәфуллина үзләре язган шигырьләрне укып ишеттерде.

Читайте нас: