Фәнүс Даян улы Якупов бу көннәрдә 80 яшьлек юбилеен билгели, ә Мәхмүтҗан Мөдәрис улы февральдә 70 яшен тутырды. Шунысы кызыклы, алар икесе дә район властенда торган кешеләр. Фәнүс Якупов 1977 елда халык депутатларының район Советы башкарма комитетына рәис итеп сайлана. Хезмәт юлын ул авыл клубы мөдире буларак башлый. Колхоз системасында бөтен баскычларын да уза. Бухгалтер, баш бухгалтер урынбасары, баш бухгалтер булып эшли. Соңрак партком секретаре, колхоз рәисе итеп сайлана.
1988 елда Фәнүс Якуповны яшьрәк, энергияле Мәхмүтҗан Идрисов алыштыра. Мәхмүтҗан Мөдәрис улы Күпербаш авылында туа, урта белем ала, Совет Армиясендә хезмәт итә, Башкорт дәүләт авыл хуҗалыгы институтын, Свердловск югары партия мәктәбен тәмамлый. Баш зоотехник һәм колхоз рәисе булып эшли. Партия район комитетының икенче секретаре итеп сайлана.
Мәхмүтҗан Идрисов район Советы башкарма комитеты рәисе, аннары район хакимияте башлыгы вазифасында 16 ел эшли. Өч чакырылыш БАССР Югары Советына депутат итеп сайлана.
- Башкортстан Республикасының дәүләт суверенитеты турындагы декларация баштагы елларда сизелерлек нәтиҗәләр бирде, - дип сөйли Мәхмүтҗан Мөдәрис улы. – Ул вакытта Краснокама районы дүрт муниципаль берәмлек исәбендә донор-төбәк булып торды. Салымнарың 70 процентын районда калдыру мөмкинлеге бирелде безгә. Шуның ярдәме белән социаль-мәдәни объектлар, торак төзелешен киң җәелдердек. Барлыгы 18 мәктәп, 17 мәдәният объекты төзелде. Куян бистәсе үсеп чыкты. Авыл урамнарына асфальт салу, юллар төзү буенча зур эш башкарылды.
Хезмәт ветераны Гөлзаһира Ямалетдинова шулай ук озак еллар район хакимиятендә эшли, мәдәният бүлеген җитәкли. Ул вакытларда клублар авария хәлендә иде, белгечләр җитмәде, дип искә ала ул. Ә район мәдәният йортын Гөлзаһирә Әгъзәм кызы Мәхмүтҗан Идрисовка һәйкәл дип атады.
Бәйрәмгә «Арланнефть» идарәсенең элеккеге җитәкчесе дә чакырылган иде. Шушы көннәрдә 80 яшьлек юбилеен билгеләүче районның Почётлы кешесе Борис Густов, кызганычка каршы, очрашуда катнаша алмады. Төзелеш-монтаж идарәсенең элеккеге җитәкчесе Евгений Осинин Борис Михайлович хакында бик күп җылы сүзләр әйтте. Нефтьчеләргә район җитәкчелеге белән эшләве җиңел булды, барлык сораулар да тиз арада хәл ителде, дип ассызыклады ул. Нефтьчеләр үзләре дә районга ярдәм итте. Төзелеш идарәсе көче белән торак йортлар салынды.
Сөйләшү кызыклы һәм җанлы булды. Гөлчәчәк Юсупова һәм Ринат Салихҗанов бәйрәмдә катнашучыларга иң матур җырларын бүләк иттеләр.