Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
18 октябрь 2018, 12:06

Районда Республика көне уңаеннан тантаналар үтте

Узган җомгада Республика көненә багышланган тантаналы чара үтте. Чара барышында район үсешенә зур өлеш керткән учреждениеләр һәм оешмалар хезмәткәрләре бүләкләнде. Бәйрәмнең төп геройлары авыл хуҗалыгы эшчәннәре һәм укытучылар булды. Алар бу көннәрдә үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләде.

Район үзәгендәге тантаналар традиция буенча Бөек Ватан сугышында катнашучылар обелискына чәчкәләр салудан башланды. Аннары кунакларны үзәк район мәдәният йорты фойесында башкорт мәдәнияте фестивале көтте. Биредә башкорт ыруларының берләшә башлаулары, нәтиҗәдә республика барлыкка килүе турында тамаша күрсәтелде.
Алга таба бәйрәм кунаклары район тормышындагы төп мизгелләр белән танышты. Ә район учреждениеләре һәм предприятиеләре тарафыннан әзерләнгән күргәзмә ярдәмендә районның нинди кызыксынулар белән яшәвен, үз көчләрен нинди юнәлешләрне үстерүгә юнәлтүләрен, нинди күрсәткечләргә ирешүләрен күрде.
Бәйрәм сәхнәләш-терелгән тамаша белән ачылганнан соң, хакимият башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Олег Гыйльфанов районның социаль-икътисади үсешенең төп күрсәткечләре белән таныштырды.
Аннары ул авыл эшчәннәренең район үсешенә зур өлеш кертүен билгеләде һәм алар быелгы сезонны тәмамлаган күрсәткечләргә тукталды.
Шулай ул һәр җәмгыятьнең үсешендә мәгарифнең мөһим роль уйнавын билгеләде. Белем бирү оешмаларының уңышлы эшләве күп яклап муниципаль берәмлекнең социаль юнәлешкә зур игътибар бирүенә бәйле - мәгарифкә чыгымнарның 50%тан күбрәге бүленә. Биредә Олег Дәбирович белем бирү учреждениеләренә булышлык итү чаралары турында да сөйләде. Ә башкарылган эшләрнең нәтиҗәсе буларак, ул бердәм дәүләт имтиханнары йомгакларын, балаларның 93%ы өстәмә белем бирүгә җәлеп ителүен, төрле дәрәҗәдәге иҗади конкурсларда һәм спорт ярышларында актив катнашуларын һәм башкаларны атады. Ә андый нәтиҗәләргә ирешүдә мөһим рольне ул район укытучыларына бирде.
Уртак уңышта – һәркемнең хезмәте
Краснокамалыларны Республика көне белән котлап, БР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры урынбасары Азамат Хәсәнов әлеге бәйрәмнең әһәмиятен билгеләде һәм республика тарафыннан 28 ел эчендә ирешелгән күрсәткечләргә тукталды. Шуның белән бергә ул икътисади, социаль, мәдәни үзгәртеп коруларда урыннардагы властьларның, төрле өлкәләрдә эшчәнлек алып барган учреждение, оешма һәм предприятиеләрдә эшләүчеләрнең өлеше зур булуын билгеләде.
Төрле һөнәр ияләренә югары бүләкләр тапшыру да шуны раслады. Мәсәлән, БР Дәүләт Җыелышы–Корылтайның Почет грамотасы белән Яңа Янъегет авыл биләмәсенең эшләр белән идарә итүчесе Светлана Якупова, авыл биләмәләренең үзәкләштерелгән бухгалтериясе бухгалтеры Мөслимә Бәдритдинова, Яңа Кабан интернат-мәктәбе директоры Гүзәлия Бәшәрова бүләкләнде. Курый авыл биләмәсенең эшләр белән идарә итүчесе Татьяна Шамтиева БР муниципаль берәмлекләр ассоциациясенең Почет грамотасына лаек булды.
Шулай ук краснокамалылар күпьеллык намуслы хезмәтләре, район үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен «Краснокама районы алдындагы уңышлары өчен» аерымлык билгесе һәм Краснокама районының Почет грамотасы белән билгеләнде – андый бүләккә 10 кеше лаек булды. Шулай ук берникадәр кеше хезмәттәге уңышлары өчен Краснокама районының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
Игенчене данлап
Авыл эшчәннәрен БР үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек итү буенча дәүләт инспекциясе секторы мөдире Гизәр Мөһәттәров котлады. Ул авыл эшчәннәренең район үсешендәге ролен, аларның хезмәтен авыр, ләкин бәяләп бетергесез булуын билгеләде.
Һәм республиканың агросәнәгать комплексы системасындагы күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен водительләр Илүс Гәрәев («Алга» токымчылык заводы»), Алексей Газизов («Заря»), Герман Михайлов («Мир»), машина белән сыер саву операторы Эльвира Яковлева («Раздолье») һәм ветеринария фельдшеры Эльза Сәлахова («Нур») БР Авыл хуҗалыгы министрлыгының Почет грамотасы белән бүләкләнделәр.
Гизәр Газыймович район хуҗалыклары эшчеләрен үз «линиясе» буенча бүләкләде - БР үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек итү буенча дәүләт инспекциясенең Рәхмәт хатына «Заря» хуҗалыгының баш инженеры Виктор Газизов һәм «Раздолье» хуҗалыгы механизаторы Венер Галиуллин лаек булды.
Шулай ук авыл эшчәннәре Краснокама районының Почет грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән билгеләнде.
Сәхнәдән мал азыгы хәзерләү, урып-җыю чорында хуҗалыклар, бригадалар һәм механизаторлар арасында барган ярыш йомгаклары һәм район терлекчеләренең эш нәтиҗәләре дә яңгырады. Район хуҗалыклары арасында бөртекле культураларны җыю буенча 1нче урынны - «Заря» (җитәкчесе Рәзиф Гәрәев), 2нче урынны - «Восход» (Илнур Ахунов), 3нче урынны «Мир» (Геннадий Баймурзин) хуҗалыклары коллективлары алды. Хуҗалыклар арасында терлекчелек тармагында 9 айлык эш йомгаклары буенча 1нче урын «Алга» токымчылык заводы» (Рифкать Хәтмуллин) хуҗалыгына бирелде. 2нче урында - «Раздолье» (Зәфил Нурлыев), 3нче урында - «Нур» (Алмаз Маннанов) хуҗалыгы коллективлары.
Шулай ук бөртеклеләрне урып-җыюда, мал азыгы хәзерләүдә, басуларны туңга сөрүдә иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән өчен - комбайнчылар, машинистлар, механизаторлар, савым буенча югары күрсәткечләргә ирешкән өчен машина белән сыер саву операторлары бүләкләнде.
Йөрәкләрен
балаларга бирүчеләр
Укытучы һөнәренең әһәмияте бәяләп бетергесез булуы турында үзенең чыгышында Олег Гыйльфанов та кабатлады. Ул район укытучыларының югары белем бирү сыйфатына ия булуын, ирешелгәннәренә тукталып калмауларын, даими камилләшеп торуларын билгеләде. Безнең укытучыларыбызның үз эшләренең остасы булуын аларга ел саен һөнәри билгеләр һәм бүләкләр тапшырылуы да раслый.
Мәсәлән, быел укучыларны һәм тәрбияләнүчеләрне әзерләүдә зур өлеш керткән өчен Яңа Бөртек мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Дифинә Ганиева «БР Мәгариф отличнигы» күкрәк билгесе белән бүләкләнде. Шулай ук үсеп килүче буынга белем һәм тәрбия бирү өлкәсендә уңышларга ирешкән өчен Мәнәк мәктәбенең мари теле һәм әдәбияты укытучысы Светлана Салиева һәм Николо-Березовканың «Солнышко» балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Светлана Краева БР Мәгариф бүлегенең Почет грамотасы белән бүләкләнде.
Педагогларның үсеп килүче буынга белем һәм тәрбия бирү өлкәсендәге уңышлары шулай ук Краснокама районының Почет грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән билгеләнде.
Читайте нас: