Кама таңнары
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәдәният
22 октябрь 2018, 11:00

22 октябрь – Халыкара мәктәп китапханәләре көне

Китапханәчеләр күптәннән инде үз чорларында иң белемле һәм башлы кешеләрнең берсе булып саналган. Мәсәлче Иван Крылов, математик Николай Лобачевский, язучы Владимир Одоевский кебек билгеле шәхесләр үз вакытларында китапханәче булып эшләгән. Китапханәдә теләсә кем эшли ала, аның өчен махсус уку кирәкми, аларның эше китап биреп утырудан гына гыйбарәт дип уйлаган кешеләр ялгыша. Китапханәче – мавыктыргыч һөнәрләрнең берсе. Куян авыл мәктәбе китапханәсе мөдире Альбина Садыйкова шулай дип исәпли.

Альбина Садыкова очраклы гына китапханәче булмаган. Ул икътисади белем ала, әмма мәктәптә сәркатип булып эшли, аннары китапханәче урыны бушагач, ул, уйлап та тормыйча, шунда күчә. Китапханәчеләр курсын тәмамлый һәм тулы хокуклы китапханәче булып китә.
- Минем зүрнәм Иске Бөртектә китапханәче булып эшләгән. Ә мин бәләкәй чакта Куян китапханәсенә йөрергә ярата идем. Анда Фәридә Ялалова китапханәче иде. Миңа Фәридә Мәхмүтовнаның китап укучыларны хезмәтләндерүе, безнең карточкаларны алып, тутыруы ошады. Китапханәче – уникаль, ниндидер могҗизалы һөнәр иясе кебек тоелды. Фәридә Мәхмүтовна тылсымчы кебек әкиятләр, сәяхәтләр һәм романтика дөньясы белән идарә итте! Миндә шул чакта ук китапханәсе булу теләге уянган иде. Һәм менә минем балачак хыялым тормышка ашты, - дип көлә Альбина Ягафаровна.
Стеллажлар, йөзләгән китаплар, китаплар, китаплар… Мәктәп китапханәсенең китап фонды 12285 китапны үз эченә ала!
Балалар китапханәгә йөриме? Бу сорау минем башымда әйләнә, ләкин беренче тәнәфескә кадәр генә. Шул вакытта мәктәп китапханәсендә ыгы-зыгы башлана, анда балалар кереп тула. Мин, авыллардагы һәр китапханә аларга кызыга ала, дип уйлыйм. Өстәвенә, аларны җыеп, сыйныф белән мәҗбүри алып килмиләр, алар бирегә үзләре теләп йөри. Бәйрәмнәргә, очрашуларга, викториналарга гына алар сыйныф белән килә – әмма анысы инде икенчә мәсьәлә.
- Укуга кызыксыну уяту өчен китапханәгә вакыт белән бергә атларга һәм хәзерге яшьләрнең кызыксынуларын исәпкә алырга кирәк. Нәкъ шуның өчен дә китапханә китап бирү урыны һәм уку залы гына түгел, ял итү үзәгенә, кызыксынулар буенча клубка, теләсә нинди мәгълүмат ярдәме алу урынына да әйләнә. Төрле чаралар, күргәзмәләр, тематик кичәләр һәм фикер алышулар укучыларны җәлеп итәргә һәм кызыксындырырга ярдәм итә, - дип аңлата Альбина Садыйкова.
Матур әдәбият һәм дәреслекләрдән тыш, мәктәп китапханәсендә өстәлләрдә берничә шашка тактасы да ята. Тәнәфес башлану белән, кызлар һәм малайлар бирелеп шашка уйный башлый. Аңлавымча, укучылар өчен мәктәп китапханәсе – мәгълүмат алу гына түгел, очрашу һәм аралашу урыны да. Һәм, әлбәттә, китап алырга югары сыйныф укучылары гына түгел, кечкенәләр дә керә.
Алтынчы сыйныф укучылары Вилена Галимова һәм Ариана Гарипова китапханәгә татар теле буенча дәреслек алырга кергәннәр. Алардан нинди китаплар укырга яратулары турында кызыксынам. Ариананың иң яраткан китапларының берсе дип язучы Джон Бойнның «Мальчик в полосатой пижаме» китабын атавы минем өчен көтелмәгән җавап булды. Бик җитди әсәр, хәзер балалар укымый дигән булалар тагын!
- Китап укырга яраткан балалар укуда да өлгерә, күп нәрсәне белә дә. Безнең мәктәптә бер малай бар - Денис Ильин. Ул 7нче сыйныфта укый. Шул яшендә ул инде Денис Конституцияне, дәүләт законнарын өйрәнә. Адвокат булырга хыяллана. Уку елы азагында без иң күп китап укыган сыйныфны һәм укучыны ачыклыйбыз. Хәтеремдә, 2нче сыйныфта укыганда ук Денис иң күп укыган укучы булган иде. Хәзер дә аның белем дәрәҗәсе югары дип әйтә алам. Кызганычка каршы, китап уку гадәте югалып бара. Һәм безнең бурычыбыз – балаларда китапларга карата, Интернет битләрен түел, ә китап укуга сөю уяту. Моның өчен без китапханә дәресләре үткәрәбез, балаларны әсәрләр белән таныштырабыз. Әйткәндәй, шуннан соң балаларда шунда ук китап уку теләге уяна, - дип сөйли Альбина Ягафаровна.
Аннан, китапханәдә эшләве ошыймы, дип сорыйм.
- Миңа эшем бик ошый, - дип уртаклаша китапханәче, - китапханә эше бик кызыклы һәм мавыктыргыч, шуңа күрә дә аның бер көне икенчесенә охшамаган. Балалар белән чаралар үткәреп, китапханәчегә драматург та, режиссёр да, артист та, шулай ук психолог һәм педагог та булырга туры килә. Моннан тыш, китапханә фондлары һәм каталогларны яхшы белергә кирәк. Китапханәдә мин үземне яхшы хис итәм, миңа укучылар белән аралашу ошый. Аларга яңадан-яңа белемнәр бирү, кулларына китап алу һәм аны уку теләге уяту бик изге һәм җаваплы эш бит ул.
Читайте нас: